Мы в социальных сетях

Описание:

«КАМАЗ» мәдәният сарае» МАМУ 

Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» мәдәният сарае»  муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе Башкарма комитет карары нигезендә 2010 елның 4 маенда эшли башлый.

Нигез салынган көн: 1980 елның 13 декабре

Адресы: 423821, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22 йорты

Кабул итү бүлмәсе тел: (8552) 54-67-53

Бухгалтерия, кадрлар бүлеге тел: (8552) 56-32-44

Үзәк вахта: (8552) 54-22-50

Касса: (8552) 54-34-45

«КАМАЗ» мәдәният сарае» МАМУ эшчәнлегенең төп максатлары:

- Яр Чаллы шәһәре халкының мәдәни ялын оештыру өчен уңайлы шартлар тудыру;

- киң халык катламы ала торган социаль-мәдәни, агарту, сәламәтләндерү һәм күңел ачу характерындагы хезмәтләр күрсәтү;

- шәһәрдә яшәүчеләрнең традицион халык сәнгате иҗатын саклау һәм үстерүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү, үзешчән сәнгатькә, үзешчән сәнгатьнең башка инициативаларына һәм халыкның социаль-мәдәни активлыгына ярдәм күрсәтү;

- мәдәни ял оештыруның заманча формаларын халыкның төрле социаль-үсеш төркемнәре ихтыяҗларын исәпкә алып үстерү.

Хезмәт төрләре:

- юбилей кичәләрен оештыру;

- костюмнар, реквизит, бутафория, җиһазлар һәм башка милек прокаты;

- фонограммалар яздыру;

- чаралар һәм презентацияләрне берлектә үткәрү;

- мәктәп яны лагерьлары өчен мәдәни-ял итү чаралары оештыру;

- мәдәни-ял итү хезмәтен оешма урнашкан урынга барып күрсәтү;

- гаиләләрнең ял кичәләрен оештыру;

- күргәзмәләр оештыру һәм үткәрү;

- милекне арендага биреп тору;

- реклама элмә такталары, баннерлар урнаштыру;

- дизайнерлык хезмәтләре күрсәтү.

«КАМАЗ» мәдәният сарае ел саен 300 000 нән артык кеше катнашында 400 дән артык чара үткәрә. Мәдәният сараенда 536 кешене үз эченә алган 24 клуб берләшмәсе эшчәнлек алып бара, шуларның 17 се түләүсез нигездә эшли.

«КАМАЗ» мәдәният сарае түбәндәге төбәк һәм шәһәр фестивальләре һәм конкурсларын оештыручы булып тора:

- «Осталар шәһәре» халыкның һөнәрчелек һәм кәсепчелек сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать төбәк фестивале;

- «Чаллы өстендә аккошлар» төбәк әдәби фестивале;

- «Данга күмел, Ватаным!» төбәк патриотик иҗат фестивале;

- «АРТ-регион» хезмәт коллективлары, предприятие һәм учреждениеләрнең төбәк үзешчән сәнгать фестивале;

- «Каманың чишмә башы» төбәк милли мәдәният фестивале;

- «Өйдәге һава торышы» территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең шәһәр иҗат фестивале;

- «Соклангыч дөнья» кулдан эшләнгән курчакларның төбәк фестивале;

- «Мода һәм стиль» автор-модельерларның ачык төбәк фестивале;

- «Чаллы хуҗабикәсе» шәһәр матурлык һәм талантлар конкурсы;

- «8 Мартка открытка» шәһәр балалар иҗат эшләре конкурсы.

«КАМАЗ» мәдәният сарае базасында түбәндәге проектлар тормышка ашырыла:

- Шәһәрнең талантлы кешеләрен ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү максатында «Чаллы - ТОП-13» шәһәр иҗат проекты;

- Мәктәп укучыларын төрле халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру максатында «Дөнья экваторы» шәһәр иҗат проекты;

- Хәзерге заманның экологик проблемаларына халыкның игътибарын җәлеп итү максатында «Эко-портал» шәһәр проекты;

- Җәйге чорда халыкның мәдәни ялын оештыру максатында «АРТ- мәйдан» иҗат проекты.

Мәдәният сараенда «Тере традиция» дип аталган Декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге эшли. Шул базада Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Яр Чаллы шәһәрләреннән 64 халык сәнгате һөнәрчелеге осталарының күргәзмәсе оештырылган. Халык һөнәрчелеге үсеше тарихы буенча атна саен экскурсияләр һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле төрләре буенча мастер-класслар үткәрелә.

Рәсми сайт: http://www.дк-камаз.рф

Контактта: https://vk.com/id299025128

https://www.facebook.com/profile.php?id=100015268961573


Хезмәткәрләр:


Понедельник, 1 апреля 2024, 17:05